«Мунча Ташы» театры турыдна
«Мунча Ташы» театры 1980 елның 1 апреленда үзенең беренче тамашасын куйганнан соң барлыкка килгән дип санала. Ул вакытта аның исеме «ШТМ» (Шаяннар тапкырлар мәҗлесе) дип аталса, соңрак «ШТТ» (Шаяннар тапкырлар театры) дип йөртелә башлый. Ә инде мунча темасына тамаша ясагач, театрның беренче җитәкчесе, башлап җибәрүчесе Шәмси Закиров һәм Фәрит Җәләев, артистыбыз Салих ага Тухватуллин бу тамашага «Мунча Ташы» исемен бирәләр.Шәмси Закиров – Татарстанның атказанган артисты, алып баручы – Фәрит Җәләев, Илдус Мингатин, Салих Тухватуллин, Гамил Әсхәдуллин – Татарстанның халык артисты, Рөстәм Рахманкулов – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Разалия Җиһаншина – актриса.
Музыкантлар: Ренат Мухутдинов — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Флүр Гайнемөхәмәтов — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мөхтәр Минһаҗев, “ Романтиклар» ансамбленың җитәкчесе – Борис Никитин.
Соңрак театрга килделәр: Камил абый Гыйльмуллин, Ульяна Князева — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Искәндәр Мотыйгулла — Татарстанның атказанган артисты, Альберт Абдуллов, Ильфат Абдуллин, Мөсәвәрә Садыйкова, Лидия Ганиева, Ландыш Салихова, Ландыш Галиева.